Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе мотоциклчыларны җәйге чорда куркынычсызлык чараларын үтәргә чакыра.
Җәй көне мототранспорт катнашында аварияләр саны арта. 5 ай эчендә 70 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 4 кеше һәлак булды һәм 72се төрле тән җәрәхәтләре алды. Кайбер мотоциклчылар куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламый. Алар тарафыннан иң киң таралган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу – тизлекне арттыру һәм каршы як полосага чыгу.