Июнь ахырына кадәр Татарстанда һава торышы нормадан өч-дүрт градуска салкынрак булачак

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Июнь ахырына кадәр Татарстанда аномаль салкын һава торышы сакланачак. Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге тараткан декада фаразында шул турыда белдерелә.

«2023 елның 21-30 июнендә һаваның уртача температурасы климат нормасыннан өч-дүрт градуска түбәнрәк булуы көтелә», – дип билгеләп үтә Татарстан синоптиклары.

Шул ук вакытта бу чорда республика өчен климат нормасы +19,2 градус тәшкил итә, ә Казанда +19,8 градус норма санала.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International