21 июньнән 22 июньгә каршы төндә, инде күптән гадәткә кергәнчә, “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясе уздырыла. Һәлак булганнар истәлегенә урнаштырылган мемориаллар һәм һәйкәлләр янында күмәк рәвештә шәмнәр һәм лампадалар кабызыла.
.jpg)
2020 елдан башлап, “Хәтер шәме” “Сугышның утлы сурәтләре” Халыкара акциясе белән берлектә тормышка ашырылып килә. Акцияләрнең төп максаты – ватанпәрвәрлек, тарихи үткәнебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү һәм 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы чорларының фаҗигасен һәм каһарманлыкларын онытмау.