Бүген Дәүләт Советында «Татарстан халыкларының мәдәни мирасын һәм үзенчәлеген саклаучы ветераннар» республика бәйгесенә йомгак ясалды. Республика җитәкчелеге исеменнән конкурс лауреатларын Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Парламент башлыгы шулай ук җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

"Республикада игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында мондый конкурсларны үткәрү аеруча актуаль һәм әһәмиятле, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, ветераннарга һәм чараны оештыручыларга мөрәҗәгать итеп, – күпмилләтле Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Һәр халык үз традицияләре белән горурлана, аларның нигезенә дуслык, тынычлык һәм татулык кебек фундаменталь кыйммәтләребез салынган, алар халкыбызның туган республикабызны үстерү өчен бергәләп тырышып хезмәт итүне тәэмин итә».