Авыл хуҗалыгында эшләүче хезмәткәрләр арасында һөнәри конкурслар уздыру – элеккеге вакытлардан килгән күркәм традицияләренең берсе булып кала бирә. Вакыт үтеп, заманаларның үзгәрүе дә механизаторлар, терлекчеләр, савымчылар арасында иң-иңнәрен билгеләүгә юнәлдерелгән әлеге бәйгеләргә карата кызыксынуны сүрелдермәде.
.jpg)
Алай гына да түгел, заман шартларына туры китерелеп алар тагын да кызыграк, матуррак, колачлырак уза башлады. Узып баручы атнаның чәршәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә безнең районда 50нче республикакүләм сыер савучылар конкурсы үтте. Ярышларга 43 районнан савымчылар, терлекчелек буенча консультантлар, кунаклар килде. Барлыгы 100 дән артык кеше катнашты.