22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Кенәз авыл җирлегендә бу көнгә багышланган «Хәтер шәме» митингы узды. Нәкъ менә шул көнне Бөек Ватан сугышы башлана, тарихчылар бәяләвенчә, сугыш 27 миллионнан артык совет гражданының гомерен өзә. Бөтен ил буенча 22 июньдә Тынычлык өчен сугышкан солдатларга да, тыл хезмәтчәннәренә дә хөрмәт күрсәтәләр. Җиңүгә юл бик озын һәм авыр булды. Фронтта да, тылда да һәр кешедән гаятъ зур рухи киеренкелек һәм фидакарьлек таләп ителде.
.jpg)