Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан тикшерү уздырылды

2023 елның 23 июне, җомга

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде.

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районында җирле предприятиеләрнең берсенең хезмәткәрләре тарафыннан ике елга якын гомумтаралган файдалы казылмаларны - комны лицензиясез чыгару законсыз башкарылган, дип билгеләнгән.

Әлеге факт буенча прокурор тикшерүе материаллары гаепле затларны җинаять эзәрлекләве турындагы мәсьәләне хәл итү өчен хокук саклау органына җибәрелгән.

Аларны карау нәтиҗәләре буенча РФ Җинаять кодексының 171 маддәсенең 1 өлеше буенча (законсыз эшкуарлык) җинаять эше кузгатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International