Новый поселогының чаңгы базасы территориясендә Яшьләр көненә багышланган конкурслар узды

2023 елның 27 июне, сишәмбе

Яшьлек  - ул һәр кеше тормышында гүзәл чор булу өстенә, күңелнең җилкенгән чагы да. Бу - ачышларга, эзләнүләргә омтылу, хыялларны тормышка ашыру мәле дә.

 Бүген яшьләрнең актив һәм дәртле булуы куандыра: билгеле булганча, тормыш-хәрәкәт. Кичәгә яшьләр җыелып көч сынашты.

Мәдәни оештыручылар бик күп кызыклы конкурслар һәм күңел ачулар, уеннар үткәрделәр, анда яшьләр зур теләк белән катнаштылар. Алар мини футбол уйнадылар, фитнес, армспорт, гер күтәрү кебек ярышларда катнаштылар. Чарада катнашучыларның барысы да истәлекле бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International