Түбән Кама делегациясе безнең районга килде. Визитның максаты-тәҗрибә уртаклашу.
Район башлыгы урынбасары Александр Умников һәм авыл хуҗалыгы буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов һәм 15 авыл җирлеге башлыгыннан торган делегация эш визиты белән безнең районга килде.
.jpg)
Алар районның Мәләкәс, Бәтке, Иске Абдул һәм Әҗмәкәй авыл җирлекләре эшчәнлеге белән таныштылар.
Эш визиты барышында "Гиндикуш" хәрби дан музеенда булдылар.