Иң яхшы балыкчыны билгеләделәр

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

 Кенәз авыл җирлеге халкы арасында Бөтендөнья балыкчылар көненә багышланган «2023 елның иң яхшы балыкчысы " конкурсы узды.

Иң яхшы булу хокукы өчен 11 һәвәскәр һәм профессионал көрәште.

Алар - Иван Белов, Василий Новокрещенов, Виктор Давыдов, Хәмит Шәйхетдинов, Артем Михайлов, Әнүзә Нәбиуллина, Марсель Шәехов, Кәрим Җиһаншин, Ислам Җиһаншин, Рәсим Таһаутдинов, Руслан Таһаутдинов. Кенәз авыл җирлеге башлыгы Фәндус Камалов барлык балыкчыларны һөнәри бәйрәмнәре  белән котлады. Балык тотуда уңышлар теләде. «2023 елның иң яхшы балыкчысы» исеменә Иван Белов лаек булды. Ул иң зур балыкны тотты– 5 кг.

 Калган катнашучыларга да шулай ук кызыксындыру бүләкләре тапшырылды. Барлык балыкчылар да канәгать калды. Алар бу мавыктыргыч бәйрәмне оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International