29-30 июньдә Новый поселогында "Тукай яшьләре" форумы уза.
Әлеге чара кысаларында тренинглар, мастер-класслар, кызыклы очрашулар, концерт программасы узачак.
Район башлыгы исеменнән яшьләрне Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин сәламләде. Ул яшьләр сәясәте мәсьәләләренә тукталды. Авыл яшьләренең төрле өлкәләрдә керткән өлешләрен, ирешкән уңышларын да ассызыклады.
.jpg)