Мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге алар

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Тукай районында «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән Новый поселогында яшәүче ирле-хатынлы Александр һәм Галина Майоровлар бүләкләнде.

Мактаулы бүләк тапшыру тантанасы Иске Абдул авылының Мәдәният йортында узды. Бәйрәмдә шулай ук ирле-хатынлы Айбулат һәм Резеда Якуповларны хөрмәтләү булды, алар бу көннәрдә бергә яшәүләренең Көмеш юбилеен билгеләп үтәләр.

Бәйрәмдә 30 елдан артык бергә яшәгән Илдус һәм Гөлфинә Насыйровлар, 50 ел бергә гомер итүче «алтын юбилярлар» Вәзир абый һәм Нурсинә апа Гайнетдиновлар бүләкләнде.

Бу бәйрәмнең үзенчәлеге шунда ки, анда Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары катнаша. Алар барысы да районның танылган һәм хөрмәтле кешеләре.

Юбилярларны котларга һәм Майоровларга медаль тапшырырга район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров килде. Ул һәр гаиләне җылы сәламләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Чара бик җылы гаилә шартларында узды, бәйрәм кунаклары район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International