Тукай районында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Сабан туе узды

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Бәйрәм Мәләкәс авылы мәйданында узды.

Райондашларыбызны Тукай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров сәламләп, чыгышында әлеге чараның әhәмиятен билгеләп үтте.

 

Бәйрәмдә традицион ярышлар, күңелле стартлар үткәрелде. Балалар һәм өлкәннәр спорт уеннарында көч сынашты, рәхәтләнеп күңел ачты, бер өстәл артында кайнар чәй hәм тәм-томнар белән сыйланды. Иң җитезләре һәм уңганнары бүләкләр дә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International