Илбухтино авылында яшәүче тыл ветераны Надежда Николаевнаны Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Адел Даутов, Тукай районы ветераннар Советы Рәисе Фәйруза Вазиева 95 яшьлек юбилее белән котлады. Алар Надежда Семеновага РФ Президенты Владимир Путин һәм Тукай районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән котлаулар тапшырды.