Район башлыгы Фаил Камаев районның комбайнчыларны һәм аларның ярдәмчеләрен акчалата премияләр белән бүләкләде

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Фаил Камаев районның комбайнчыларны һәм аларның ярдәмчеләрен акчалата премияләр белән бүләкләде. Чарада районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов, авыл хуҗалыгы белгечләре, район имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов катнашты. 
        
Фаил Камаев уракка төшүче игенчеләргә эшләрендә уңышлар теләде, авыр хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре әйтте. 
Уракның уңышлы, хәвеф-хәтерләрсез үтүен теләп, Инсаф хәзрәт тарафыннан һәр хуҗалыкта догалар укылды. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International