Алинә һәм Рамил Фәрхетдиновлар гаиләсендә Раяна исемле кызлары дөньяга килде. Гаилә башлыгы Рамил хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә.
.jpg)
Бала тудыру йортыннан яшь әнине каршы алырга туганнары һәм дуслары килде. Тукай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров гаиләне Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм Тукай районы башлыгы исеменнән котлады һәм бүләкләр тапшырды. Бәхетле бала булсын!