Авыл халкы бер-берсенә ярдәмгә килеп, махсус график нигезендә Новотроицк авылына барып маскировка челтәрләре үрәләр.
.jpg)
"Безнең райондашлар бергәләшеп маскировка челтәре үрәләр. Очрашып, бер-берсенә ярдәмгә килеп, аралашып, дөнья хәлләре белән уртаклашалар", - ди Фәйрүзә Вәҗиева район Ветераннар Cоветы рәисе.
Бүгенге көндә 350гә якын маскировка челтәре әзер. Аларны волонтерлар, гуманитар ярдәм йөге белән махсус операция зонасына җибәрәләр.