2023 елның 23 июлендә Кнәз мәдәният йорты, авыл җирлеге ветераннар Советы хезмәткәрләре “Татарстан” бистәсендә яшәүче хезмәт ветераны Любовь Александровнаны 75 яшьлек юбилее белән котладылар! Любовь Александровна озак еллар «Сосновоборский» совхозында терлекчелектә эшләгән. Ул бүгенге көндә хаклы рәвештә Хезмәт ветераны исемен йөртә. Сезгә сәламәтлек, шатлык, иминлек һәм гаилә бәхете телибез.