Кече торак пунктларны югары тизлекле мобиль Интернетка тоташтыру өчен тавыш бирәбез

2023 елның 25 июле, сишәмбе

Цифрлы тигезсезлекне бетерү өчен Татарстан Республикасында 100дән 500гә кадәр кеше яшәгән авыл торак пунктларын югары тизлекле мобиль интернет белән тәэмин итү буенча федераль программа гамәлгә ашырыла.

Россия Федерациясенең бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында 2024 елда кече торак пунктларны югары тизлекле мобиль Интернетка тоташтыру өчен Бөтенроссия тавыш бирүнең өченче этабы старт алды, нәтиҗәләр буенча Татарстан Республикасының 87 торак пункты билгеләнәчәк.

Тавыш бирүдә катнашу өчен сылтама буенча барырга кирәк: https://www.gosuslugi.ru/inet, тавыш бирү 2023 елның 13 августына кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International