Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың дүрт кешесен «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләү турында указга кул куйды

2023 елның 25 июле, сишәмбе

«Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен», - диелгән документта. Бу мактаулы исемгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Тукай муниципаль районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хабетдинов, шулай ук «Государев Амбар» ҖЧҖ директоры Васил Сәлахов, «Таллы Бүләк» авыл хуҗалыгы җитештерү корпоративы механизаторы Илһам Хәсәншин, «Август-Лениногорск» ҖЧҖендә авыл хуҗалыгы җитештерүенең тракторчы-машинисты Алмаз Сәлахов лаек булды. Фото:/ ачык чыганаклардан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International