Грант акчалары максатчан тотыламы?

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

 Узган атна ахырында районда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов җитәкчелегендәге комиссия булды, ул министрлык тарафыннан фермерларга һәм кооперативларга ярдәмгә бүлеп бирелгән грант акчасының  максатчан  тотылуын  тикшерде.

Комиссия, грантларны максатчан юнәлештә тотылуны бәяләде, районда эш графикка туры китереп алып барыла, дип билгеләп үтте. «Бердәмлек» җитештерү кооперативы республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчага Иске Җирекле авылында яңа яшелчә саклау корылмасын төзү эшенә кереште, бүгенге көнгә металл конструкцияләр инде урнаштырылган.

Фермер Иван Кузьмин агротуризмны үстерүгә 3 млн сум күләмендә грант алган. Ул Борды авылында ел әйләнәсе табигатьтә ял оештырырга планлаштыра. Аның проектын гамәлгә ашыру вакыты – 2024 елның мае.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International