Сөлге чиктек каюлап

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә каюлап чигү (тамбур ысулы) буенча мастер-класс узды. Аны Теләнче-Тамак авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәүче Ландыш Фазуллина оештырды.

 Фазуллина Ландыш Хәмит кызы 1982 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Тукай районы Теләнче-Тамак авылында туган, филология фәннәре кандидаты.

Соңгы елларда Ландыш татар милли мәдәниятен өйрәнүне, аны киләчәк буынга җиткерүне үз алдына максат итеп куйды. Шул исәптән татар гореф-гадәтләре, җыр-моңнары аның тормышы белән бергә үрелеп бара. Туган авылында милли юнәлештә чара үткәрү дә Ландышның нияте белән оештырылды.

“Әлбәттә чигү – җайлы эш түгел. Ул күп сабырлык сорый. Ләкин эшнең нәтиҗәсе күз явын алырлык матурлыгы, нәфислеге белән үзенә җәлеп итеп тора. Чигү – татар традицион сәнгатенең киң таралган төрләренең берсе. Татар осталары чигү аша үзләренең зәвыгын, күңел байлыкларын чагылдыра”, – дип Ландыш татарларда киң кулланыла торган чигү ысуллары белән таныштырды.

Башка төрки халыкларда кебек үк, татарларда тамбур – каюлап чигү (төбәк вариантларында – татар чигүе) техникасы популяр була. Үсемлек һәм чәчәк бизәкләрен нәфис, купшы итеп, ә төсләр балкышын акрынлап яки кискен үзгәртеп, чия, алсу-шәмәхә, көмешсу-яшел, фирүзә төсләр аша сурәтләү татар чигүенә генә хас күренеш.

Тамбур белән чигү французча tambour (барабан) дигән сүздән алынган, чөнки тукыма тарттырылган түгәрәк киерге барабанны хәтерләткән. Борын заманнардан бирле татарларда гына түгел, ә бик күп төрки халыкларда (төрекмән, башкорт, үзбәк, азәрбайҗан, казах, кыргыз) киң таралган була. Аның популярлыгы кирәкле әйберләрнең гадилеге һәм эш ысулының ансатлыгы белән аңлатыла. Тамбурлы чәнчем – тукыма аша чөпчеп алынган күз ул. Бер-бер артлы тезелеп килеп, бу күзләр чылбыр хасил итәләр. Тамбур белән чигү өчен махсус энә кулланыла (күз урынына ыргакчыгы була). Тамбур ике төрле – күпертүле һәм яссы була. Күпертүле тамбур йон җепләрдән вак атламнар белән чигелә. Нечкә ефәк яки киҗемамык җепләр белән чиккәне яссы тамбур дип атала. Бизәкләре нечкә һәм нәфис итеп бер сызык белән яки тутырып чигелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International