Кнәз авыл җирлегенең Казиле авылында капиталь ремонттан соң клуб ачылды

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Бу авыл халкы өчен зур вакыйга булды. Клуб ачылуга бәйле шатлыкны уртаклашырга авылдан күпсанлы кунаклар килде.

 Кнәз авыл җирлеге башлыгы Фәндус Мөхәммәтфатыйх улы Камалов, Казиле авылы старостасы Равил Вәгыйз улы Гәрәев авыл халкын зур вакыйга белән котлады.

    

Яңартылган авыл клубы-авыл халкы өчен дә, Тукай районы администрациясе өчен дә зур шатлык.

Әгәр авылда ФАП, мәктәп, клуб, юл булса, балалар туачак һәм гаиләләр калачак – бу татар авыллары традицияләрендә, татар халкы традицияләрендә, - дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә Фәндус Мөхәммәтфатыйх улы Камалов.

Казиле авылы халкы исеменнән Тукай муниципаль районы администрациясе   башлыгы Фаил Мисбах улы Камаевка, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Рафакович Хәбибуллинга клубка капиталь ремонт ясауда хәйрия ярдәме күрсәткәне өчен тирән рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International