Июль ае уртасы һәм ахырында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре кыр эшләренең тагын бер җаваплы чоры – урып-җыюга ныклап кереште. Корылык аркасында быел ул 20 көнгә иртәрәк башланды. «Миңнехуҗин» крестьян-фермерлык хуҗалыгы урып-җыюга кереште.