«Бәллүр компас» милли премиясенә онлайн тавыш бирү

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

1 июльдән 31 июльгә кадәр интернетта Рус Географик җәмгыяте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган "Бәллүр компас" 11 нче Милли премиясе кысаларында онлайн тавыш бирү уза. "Бәллүр компас" премиясенә дөньяның 11 иленнән 408 проект кабул ителде. Җиңүгә Россия, Белоруссия, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Сербия, Бөекбритания, Әзәрбәйҗан, АКШ, Кытай һәм Үзбәкстаннан беренче тапкыр заявкалар дәгъва итә. Россия төбәкләре арасында барыннан да бигрәк Мәскәүдән, Ямал-Ненец автономияле округыннан, Санкт-Петербургтан һәм Краснодар краеннан дәгъвачы-проектлар күбрәк. https://rus-compass.ru/projects/8168 сылтамасы буенча тавыш бирүдә катнашырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International