Безнең Оргыды авылында җәйнең матур бер көнендә авылдашлар белән очрашу матур традициягә әйләнде, ул 2015 елдан бирле уздырылып килә. Быел да аны умарта бакчасы урынына җыелып бик күңелле итеп үткәрдек. Бәйрәмгә ишетеп күрше авыллардан да килделәр.
Бәйрәм узасы урынга авылдашлар гаиләләре белән җыелдылар, читтән, шәһәрдән күпләр кайтты. Биредә өстәлләр куелып мул табын әзерләнде, шунысы тагын куанычлы бәйрәмгә килгән кешеләр үзләре белән бик күп сый-нигъмәтләр алып килгәннәр, шәһәрдән кайтучыларның да күчтәнәчләре мулдан иде.