Прокуратура Куйбышев сусаклагычының яр буенда законсыз төзелеш эшләре турында хәбәрләрне тикшерде

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

Россия Табигать күзәтчелегенең Идел-Кама Төбәкара идарәсе, Татарстан буенча Росреестр идарәсе, Су ресурслары федераль агентлыгының Түбән Идел бассейны су идарәсенең Татарстан буенча су ресурслары бүлеге белән хезмәттәшлектә Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы Казан шәһәренең «Миллениум» күпере янында Куйбышев сусаклагычының (Идел елгасы) яр буенда һәм су саклау зонасында законсыз төзелеш эшләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча «Интернет» челтәрендә урнаштырылган басмалар буенча тикшерү оештырды.

Прокуратура вәкаләтле органнар белгечләре белән берлектә территориягә күчмә тикшерү үткәрде. Хәзерге вакытта тикшерү чаралары комплексы дәвам итә.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, нигезләр булганда, прокурорның тулы чаралары күреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International