Терминал төзү өчен җир бирелде

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

Тукай районы хакимияте “Этилен 600”  индустриаль паркына юллар, челтәрләр һәм тимер юл тармагы төзү өчен җир бүлеп бирде.

 Тиешле карарга Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин кул куйды. Документта берничә мәйданнан тыш челтәр, шул исәптән чимал үткәргечләре, тышкы электр һәм газ белән тәэмин итү каралган. Шулай ук Түбән Кама, Иштерәк һәм Көньяк автомобиль юлларына кадәр өч яңа проектлана торган юл күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International