Яшь урманчылар, аларның остазлары һәм чакырылган кунаклар слетын ачуда ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Әфраим улы Кузюров, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева, Саба һәм Кукмара районнары башлыклары Рәис Миңнеханов һәм Сергей Димитриев сәламләделәр.
Төрле контроль пунктларда балаларны берничә практик бирем көткән. Яшь урманчылар үсемлекнең яфраклары һәм үсентеләре буенча төрен, агач токымын һәм куакның орлыклары буенча төрен билгелиләр, агачның диаметрын, биеклеген, яшен күз белән һәм кораллар кулланып таныйлар. Шулай ук катнашучылар чәчүлекләрне һәм үсентеләрне утыртуның төп ысулларын һәм технологияләрен күрсәттеләр, урман хуҗалыгында файдаланыла торган техника һәм җиһазлар һәм башкалар турында белемнәрен күрсәттеләр.