Калмияга пленэрга

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Табигатьтә картиналар ясау өчен Калмиягә танылган авторлар килгән: республиканың Халык рәссамы, Баки Урманче исемендәге премия лауреаты Мадияр Хаҗиев һәм Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Илшат Минһаҗев.

Танылган рәссамнар яңа эш сериясен Тукай районы матурлыгына багышларга булдылар. Май һәм пастель белән ясалган рәсемнәрдә безнең якның чиксез кырлары, урманнары һәм болыннары, Игат елгасы ягыннан авыл күренеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International