"Хөрмәтле тимер юл хезмәткәрләре, Круглое Поле поселогының «Куйбышев тимер юллары» ААҖ хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Авыр һәм четерекле хезмәтегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек, тыныч көннәр, хәвеф-хәтәрсез имин юллар, саулык телим" – дип котлады район башлыгы.
.jpg)
Иң яхшы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды, бәйрәм кунаклары өчен иҗат коллективлары чыгыш ясады.