Теләнче-Тамакка Көньяк Кореядән кунаклар килде. Алар татарлар халкының мәдәнияте, культурасы белән кызыксыналар. Кунакларны авыл активисты Равил Мөхәммәдиев озатып барды, район һәм авыл турында сөйләде. Сион, Хасен, Теон һәм Энбин Теләнче-Тамак авылы тарихы белән таныштылар.


Авыл табигатен күзәткәннән соң, изге чишмәгә төшеп табын артында сыйландылар. Корея кунаклары белән аңлашу интернет онлайн тәрҗемәсе аша булдырылды.