Ике көн дәвамында балалар, шулай ук аларның әтиләре кыр шартларында учакта ашарга пешергәннәр, утын әзерләгәннәр, физик күнекмәләр ясаганнар, палаткаларны сүткәннәр-җыйганнар, корып куйганнар һәм төеннәр бәйләгәннәр, вәгъәз тыңлаганнар, бергәләп намаз укыганнар һәм кыяга менү буенча мастер-класста катнашканнар.

Әлеге ял көне походы Тукай районы мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балалар паходка очраклы сайланмаган, алар-сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар, шактые күп балалы гаиләләрдән.
-Быел әлеге чара сынап карау рәвешендә булды, киләсе елда, аны киңәйтү һәм масштаблырак үткәрү планлаштырыла; - дип билгеләп үтте Тукай районы имам-мөхтәсибенең яшьләр белән эшләү буенча ярдәмчесе Рәфгать хәзрәт Гәрәев.