Вакытыннан алда пенсия тәэмин ителеше авыр яки зарарлы хезмәт шартлары белән эшләүче кешеләргә, педагогик, медицина һәм иҗади хезмәткәрләргә, билгеле климат шартларында, мәсәлән, илнең төньягында эшләүгә бәйле рәвештә бирелә. Бу хакта Татарстан-информ белән әңгәмәдә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.