Республиканың ныклыгы – халыклар дуслыгында

2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе

 Ел саен зурлап үткәрелә торган Республика көне быел да искиткеч матур узды. Районның барлык авыл җирлекләрендә берсеннән-берсе кызыклы чаралар әзерләгәннәр иде. Күңелле концерт, асфальтта рәсем ясау бәйгесе, ачык һавада бәйрәм ашы кебек күренешләр авыл халкының күңеленә хуш килде. Кнәз авыл җирлегендә “Татарстан – уртак йортыбыз!-дигән” Халыклар дуслыгы фестивален узды.Фестивальдә  район башлыгы Васил Хаҗиев катнашты. Үзенең  котлауында “Хөрмәтле дуслар, кунаклар, райондашлар! Бүгенге “Татарстан – уртак йортыбыз!” дигән фестивальнең исеме һәм җисеме дөрес сайланган. Районыбызда бик күп төрледән-төрле милләт вәкилләре үзара дус яши. Алай гына да түгел, бөтен Татарстан –  төрле милләтләрне, төрле мәдәниятләрне берләштерүче республика. Барчагызны да бүгенге күркәм, якты бәйрәм белән тәбрик итәм. Дус яшәгез, бәхетле, исән-сау булыгыз! – диде ул. 

Аннан сон Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова авыл халкын Республика көне белән котлап, үзенең җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерде.Фестивальдә татарлар, руслар, үзбәкләр, грузиннар, башкортлар, таҗиклар, әзербайҗаннар, марилар, удмуртлар һәм башка милләт вәкилләре катнашты, бәйрәм табыны янында кайнар чәй, җылы сүз белән утырулар, күңел ачулар кичкә кадәр дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International