Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә 2019-2020 елларда «Средволгаводхоз» ФДУ эшчәнлеген тикшерде. Учреждение директоры вәкаләтләрен арттырып, үзенә 700 мең сумга якын премияләр исәпләү турында законсыз боерыклар чыгарган.законсыз алынган акчалар белән үз каравы буенча идарә иткән.
Казан шәһәренең Совет район суды карары белән учреждениенең элеккеге директоры җинаятьләр кылуда гаепле дип таныла һәм хөкем ителә.