Югары Байлар авыл клубы яны паркында балаларның шат, күңелле тавышлары яңгырап торды

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

Балалар кызыклы уеннар уйнап, асфальтта төсле акбурлар белән рәсемнәр ясап куандылар. Соңыннан яшел чирәмгә утырып, балалар, килгән кунаклар тышта казан асып пешерелгән, тәмле ботка белән сыйландылар.

   

Килгән кунаклар, балалар китапханәчеләргә, тәмле ботка пешергән Югары Байлар авыл клубы директоры Әлфия, китапханәче Гөлсинә апаларына, бердәм, дус, ярдәмчел булган Югары Байлар авыл халкына зур рәхмәтләрне җиткереп, яхшы уй- фикерләр белән таралышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International