Район спортчысы ил беренчелегендә катнашачак

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

Анда Тукай районы данын Яңа поселогының «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» командасы яклады. Кросс-спринт дисциплинасында иң яхшы атуны күрсәтеп һәм чаңгыда иң тиз йөрүче булып, команда спортчысы Камилә Сабирова I урын яулады. Ярыш нәтиҗәләре буенча Камилә ТРсы җыелма командасы составына кереп, сентябрь аенда Смоленск шәһәрендә үтәчәк Россия беренчелегендә катнашачак. Камилә Сабировадан кала, Казандагы ярышларда үзләрен яхшы күрсәтеп, район спортчылары: Ралина Сәгъдиева, Разил Имамиев, Самат Гыйматдинов иң көчле спортсменнар унлыгына керде, дип хәбәр итте, Яңа поселогының чаңгы комплексы тренеры Ришат Вәлиев.

    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International