Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районда бөртекле культураларны урып-җыю эшләре тәмамланган. Район буенча барлыгы 649 266 центнер икмәк суктырылган. Уңыш 1 гектардан уртача 15,3 центнер тәшкил итә.