Быелдан баланы мәктәп бакчасында эшләтү өчен ата-ана рөхсәте кирәкми

2023 елның 18 августы, җомга

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин быелдан баланы мәктәп бакчасында эшләтү өчен ата-ана рөхсәте кирәк булмаячагын әйтте.

  

4 августта «Мәгариф турында»гы федераль законга үзгәрешләр керде. Алар укучыларның иҗтимагый файдалы хезмәттә мәҗбүри катнашуына кагыла. Хәзер мәктәп территориясенә агач, чәчәкләр утырту, мәктәп мәйданчыгын, классны бизәү, театр костюмнары ясау, музейда, китапханәдә ярдәм итү өчен ата-ананың ризалыгы кирәк булмаячак», - диде министр мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International