Җан җылысын кушып

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

Аннары өстәп болай диде:

– Ярдәм итүчеләрне бергә эшләргә чакырабыз, кыен түгел, һәркемне өйрәтәбез. Тукыма өчен акчаны җирле халык җыя, волонтерлар махсус тукыма сатып ала. Ул ике яклы, тиз тузмый, бер ягы яшел, икенчесе көрән. Без материалны буйдан буйга тасмалар итеп кисәбез, аннары шулардан камуфляж япмасын ясыйбыз. Хәрби операция зонасында безнең егетләр хезмәттә, назлы хатын-кыз куллары белән ясалган маскировка челтәрләребез аларга сакланырга ярдәм итсен.

Людмила Нафикованың да кияве махсус операция зонасында, шуңа да ул үз тирәсендә фикердәшләрен берләштергән. Үзләрен, төп эштән соң мөһим миссияне башкаручы хатын-кызлар бригадасын «Бал кортлары», дип атаганнар.

Галина Леушкинаның хәрби опрерация зонасына улы Василий мобилизацияләнгән.

– Улым икенче тапкыр ялга кайтты, инде озатыр вакыт та җитеп килә. Ул кыр шартларында маскировка челтәрләре бик кирәк, дип әйтте. Барлык улларыбызны да җиңү белән көтәбез, – диде Галина ханым.

 

Яңгыр явып торганда да челтәр үрү эше туктатмаган хатын-кызлар янына район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров килде. Ул Круглое Поледа, әтиләре хәзер хәрби операциядәге балаларга сертификатлар тапшырды. Хатын-кызларга башкарган игелекле эшләре өчен рәхмәт белдерде.

– Тырыш, фидәкарь җанлы авыл хатын-кызлары ярдәм итеп батырлык кылалар, ял вакытларын корбан итәләр. Алар вөҗдан кушканча эшлиләр, – диде Рөстәм Закиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International