"Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе кысаларында иганәчеләр исәбеннән Яңа Бүләк мәктәбенә 700 мең сумлык эш эшләнгән.

2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе кысаларында иганәчеләр исәбеннән Яңа Бүләк мәктәбенә 700 мең сумлык эш эшләнгән.    Шул кешеләрненң исемнәрен атап китәбез.

“Татэлектромаш” җәмгыяте генераль директоры Фаил Шәрифуллин, Фәнил Шәрифуллин, Фәнис Сәхапов һәм предприятие эшчеләре көче белән мәктәп түбәсенең 500 квадрат метр өлеше ябылган, спортзал эченә капиталь ремонт ясалган, тәрәзәләре пластикка алыштырылган, мәктәп фасадының бер өлеше металлосайдинг белән тышланган.

Шулай ук эшмәкәрләр Хәлил Харисов, Әнвәр Хәбибуллин бинаны төзекләндерүдә   ярдәм күрсәткәннәр. “Кама” агрофирмасының Игенче бүлеге идарәчесе Равис Зәйнәшев мәкәпнең даими ярдәмчесе. Өч бертуган – Руфия, Камил, Флер Шакировларның да мәктәпне яңартуга, матурлауга керткән хезмәте бик зур. Мәктәп директоры Сәлмән Әхмәтҗанов җитәкләгән укытучылар коллективы,ата-аналар һәм укучыларның мәктәп бинасын    яңаручыларга  олы рәхмәләрен җиткерәләр.  

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International