Безнең тренерлар!

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Тренерлар спортны үстерүдә мөһим роль уйный, нәкъ менә алар спортчыларга югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә, аларда җиңү өчен кирәкле күнекмәләр һәм сыйфатлар формалаштыра. Тренерлардан башка спорт уңышларга ирешә алмас иде. Физик культура һәм спортны үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм Физкультурачы көне уңаеннан Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Мактау Грамоталары белән бүләкләнделәр: Руслан Иванов ("Спорт мәктәбе" директоры) һәм Фәнүзә Фәррахова ("Спорт мәктәбе" директоры урынбасары).

Шулай ук Спорт министрлыгының Рәхмәт хатлары белән Гөлнара Сафиуллина ("Спорт мәктәбе" директоры урынбасары), Руслан Кадыйров ("Спорт мәктәбе"ндә йөзү буенча тренер), Артемий Артемьев ("Спорт мәктәбе"ндә билбау көрәше буенча тренер, Илдар Исмәгыйлев ("Спорт мәктәбе"ндә кикбоксинг буенча тренер).

    

Без Татарстан Республикасы Спорт министрлыгына тренерларыбызның хезмәтен танулары өчен рәхмәт белдерәбез һәм аларга алга таба да уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International