Премия республикада 2015 елдан гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен һәм коммерцияле булмаган оешмаларга зур социаль эффектка ия булган һәм балалар, ветераннарның конкрет мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән проектлары өчен, шулай ук мәгариф, мәдәният өлкәләрендә тапшырыла.
Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Раис премиясенә конкурска документлар 23 августтан 27 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында кабул ителә.
Тулырак мәгълүмат һәм документ формалары монда: https://oprt.tatarstan.ru/konkurs-v-2023-godu.htm