4 сентябрь көнне хакимиятнең утырышлар залында “Бердәм Россия” сәяси партиясе район бүлекчәсенең 20нче конференциясенең беренче этабы үтте. Анда 52 делегатның 42се катнашты.
Көн тәртибендәге түбәндәге мәсьәләләр каралды – сайлауларга әзерлек чорында җирле бүлекчәнең бурычлары ;партия сафларына керүче яшьләргә партия билетлары тапшыру; Партиянең Татарстан региональ бүлегенең XXI конференциясенә делегатлар сайлау. XXI конференциягә партиянең район бүлекчәсе секретаре Роза Әбделманова һәм партия әгъзасы Максим Ионычев сайланды,ул 11 сентябрендә Казан шәһәрендә үтәчәк. Конференцияне җирле бүлекчә секретаре Роза Әбделманова алып барды.