Укытучыларны барлык почта элемтәсе бүлекчәләрендә котларга мөмкин.

2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

1 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр почта элемтәсе бүлекчәләрендә “Минем укытучым” акциясе узачак. Ай дәвамында укучылар яки аларның әти-әниләре открытка яза һәм Россия укытучыларына яхшы теләкләр юллый алалар. Котлаулар белән открытканы операторга бирергә мөмкин. Мәктәпләргә адрессыз почта открыткаларын китерү бушлай тормышка ашырылачак. Элемтә операторлары аларны Укытучылар көне – 5 октябрьгә кадәр кабул итәчәк, дип хәбәр итте “Татарстан почтасы” ФПЭИ матбугат хезмәте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International