Яңа җиңүләр белән!

2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

29-31 август көннәрендә Алексеевск поселогында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасының Беренчелеге үткәрелде. Спорт мәктәбенең яшүсмерләре дә призлы урыннар белән кайтты. Алар: Круглое Поле кызы Камилла Елисеева(тренеры Р. Гыйззәтуллин), Бикләннән Айнур Сөләйманов (тренеры М. Мөхәммәдиев) - үз авырлыклары  буенча I урын, II урында Круглое Поледан Дмитрий Әгълиуллин (тренеры Р. Гыйззәтуллин), III урыннарда  Бәткедән Илья Николаев (тренеры Ф. Галәутдинов. ) һәм   Бикләннән Радик Дусманов (тренеры М. Мөхәммәдиев ). Әфәрин,егетләр!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International