Галим сүзләренчә, хәзерге вакытта республикада һава температурасы климатик нормадан 3-5 градуска түбәнрәк. Моның сәбәбе – көнбатыштан килүче циклоннар һәм атмосфера фронтлары.
«Эссе көннәрдән соң циклоннар килү Россиянең кайбер төбәкләрендә көчле явым-төшемнәргә сәбәп булды. Безгә бу яктан бәхет елмайды: циклоннар алай сизелерлек түгел, шуңа күрә бернинди катаклизмнар да күзәтелми, явым-төшем аз», - диде Переведенцев.
Шулай да, аның сүзләренчә, 29 августта Татарстанда җылыта башлый, һава температурасы +18 градус, 30 августта +20 градус, айның соңгы көнендә +21 градус тәшкил итәчәк.
«Август ахыры – сентябрь башында һава торышын антициклон билгеләр дип көтелә, шуңа күрә температура фоны күтәреләчәк. Температура күрсәткечләре климатик нормага якынаячак», - дип фаразлый синоптик.
Шул ук вакытта, Татарстанда җәйнең соңгы көне коры һәм җылы була. Республика халкын Белем көнендә дә шундый ук һава торышы көтә.
Фото: ачык чыганаклардан алынды.