Район башлыгы Фаил Камаев физик мөмкинлекләре чикләнгән гаилә әгъзаларын тәрбияләүче гаиләләр белән очрашты

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән гаилә әгъзаларын тәрбияләүче гаиләләрнең йортларында булганда, "Татарстан" совхозы поселогында яшәүче Шәрәфиевлар һәм Шәйхетдиновлар гаиләләренә ярдәм кирәклеге ачыкланды.

      

Данил гаиләсенә иганәче ярдәме белән суыткыч сатып алынды. Инвалид тормыш иптәшен караучы һәм балачактан 1 нче төркем инвалид  кызы Илсөярне тәрбияләүче Нияз Шәрәфиев гаиләсенә районның "Игелек кыл" хәйрия фонды акчалары хисабына кер юу машинасы сатып алынды. "Тукай Теплогаз" җәмгыяте ярдәме белән газ казаны урнаштырылды . Оешма һәм предприятие җитәкчеләренә рәхмәт белдерәбез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International