Район башлыгы Белем көне белән тәбрик итте

2023 елның 1 сентябре, җомга

Менә тагын 1 – сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Балаларны да, өлкәннәрне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәм.

Киләсе уку елында барлык укучыларга - куелган максатларына ирешүдә үҗәтлек, педагогларга - иҗади көч-куәт, яшь буында белемгә мәхәббәт тәрбияләүче авыр хезмәтләрендә илһам нуры, ата-аналарга - зирәклек һәм сабырлык, балаларының уңышлары белән горурлану өчен сәбәпләрнең күбрәк булуын телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International